«Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында, балалар арасында суицидны кисәтү максатыннан, Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергә «Психологик ярдәм. Ышаныч телефоны» стенды ясадылар.
Стендта ышаныч телефоны турында, баланың нинди очракларда психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуы турында мәгълүмат чагылдырылган. Педагоглар балаларга ярдәм хезмәтенә шалтыратуның бушлай һәм аноним булуын тагын бер кат искәрттеләр.