Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 23 мартта үз эшен ачарга һәм дәүләттән бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алырга теләгән эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы утырышы узды.
Дүрт бизнес-план һәм аларга кушылган документлар һәм материаллар каралды. Гражданнар квестлар һәм интеллектуаль уеннар үткәрү, автокондиционерларга ягулык салу, кулдан эшләнгән келәмнәр җитештерү кебек эшчәнлек төрләре буенча үз эшләрен ачу проектларын тәкъдим иттеләр. Бизнес-планнарны карау нәтиҗәләре буенча экспертлар советы әгъзалары алар буенча уңай карар чыгарды.
Килешү имзаланганнан соң һәм салым инспекциясендә теркәлгәннән соң, гражданнарга бизнес-планны гамәлгә ашыруга 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтеләчәк.