Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре полимер балчыктан декор ясау буенча мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар. Чара белгечләрнең һәм җитәкчеләрнең эмоциональ януын кисәтү максатыннан оештырылды.
Арт-терапия элементлары белән дәрестә учреждение белгечләре рәхәтләнеп иҗат белән шөгыльләнделәр, үз хисләрен анализладылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Хезмәт буенча инструктор Елена Белова билгеләп үткәнчә, мондый чаралар иҗатның яңа горизонтларын ачарга ярдәм итә.