«БСЛ-Инжиниринг» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычын түләде

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Казан шәһәре предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, «БСЛ-Инжиниринг» ҖЧҖ 5 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 88,3 мең сум булган бурычын түләде.

Шулай ук Казан шәһәренең «Эко-развитие» ҖЧҖ бурычлар өлешчә түләнгән. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 7 хезмәткәргә 760,7 мең сум түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International