Музыка, театр, иҗат дөньясына чуму социаль яклау учреждениеләрендә булган балаларны тернәкләндерүнең мөһим элементларының берсе. 25 мартта Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Яр Чаллы шәһәренең орган залына бару бәхете елмайды. Балалар орган музыкасының тылсымлы дөньясына чумдылар.
Концерт балалар аудиториясенә исәпләнгән һәм балалар аңларлык күп кенә популяр әсәрләрне үз эченә алган иде. Балаларны музыка гына түгел, ә зал бинасы, аның эчке бизәлеше дә сокландырды.