27 мартта Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Хәрәкәт активлыгына өйрәтү программасын» тормышка ашыру кысаларында балаларның спорт ялы оештырылды.
Ике командага бүленеп, балалар конкурсларда катнаштылар, төрле биремнәр үтәделәр, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану турында сорауларга җавап бирделәр. Барлык катнашучылар да җитезлек, көч, тизлек һәм зирәклек күрсәттеләр. Ике команда да бүләкләр һәм татлы призлар белән бүләкләнде.
Мондый чаралар балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәрә.