Полиция хезмәткәрләре Минзәлә интернат-йортында профилактик әңгәмә үткәрделәр

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәткәрләр һәм интернат-йортта яшәүчеләр өчен полиция хезмәткәрләре «Сак булыгыз, алдакчылар!» темасына әңгәмә үткәрделәр. Профилактик әңгәмә барышында алар катнашучыларга алдауның төп төрләре һәм ысуллары турында сөйләделәр, киңәшләр бирделәр.

Гражданнарга банк оешмалары хезмәткәрләре яки төрле көч структуралары вәкилләре исеменнән билгесез кешеләр шалтырату очракларына аерым игътибар бирелде. Полиция хезмәткәрләре алынган мәгълүматны тикшерергә, шунда ук полициягә хәбәр итәргә кирәклеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International