Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова кызыклы дәрес үткәрде. Аның җитәкчелегендә көндезге тору төркеменең тугыз әгъзасы пластилиннан мандалалар ясадылар.
Медитатив музыка тавышына яшьләр иҗат процессына чумды. Һәркем үзенең мандаласының мәгънәсе турында сөйләде, дәрестән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Мондый иҗади чаралар шәхес потенциалын үстерүгә ярдәм итә, эмоциональ киеренкелек һәм борчылу дәрәҗәсен киметә, игътибарны һәм кулларның вак моторикасын үстерә, эчке ресурсларны активлаштыра һәм эчке халәтне гармонияләштерә.