Менделеевск районында патриотик очрашу узды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

27 мартта Менделеевскның «Яшьлек» яшьләр үзәге базасында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары һәм Җиңү волонтерларының махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы булды.

Балалар МХО катнашучы белән аралаша алдылар, аның хәрби тәҗрибәсе, авыр сынаулары, сугышчының тормышы һәм хезмәте турында белделәр. Кунак балаларга «Солдатка хат» акциясе кысаларында җибәрелгән хатлары өчен рәхмәт белдерде.

Чараны «Өмет яры» үзәге яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International