26 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее базасында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы узды. Конкурсны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә оештырды.
27 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында мускул тонусын нормальләштерергә һәм сәламәтлекне яхшыртырга ярдәм итүче су-джок массажерлары белән танышу максатыннан «Мавыктыргыч гимнастика» мастер-классы узды.
Апрель аенда Минзәләдә җирле мөселман дини оешмасы базасында 10–13 яшьлек социаль хезмәт алучылар өчен дәрес уздырылды. «Грани моего Я» программасын гамәлгә ашыру кысаларында чараны халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ольга Газетдинова һәм имам-хатыйб Рәмзил Садыйков оештырды һәм үткәрде.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Шүрәле» театральләштерелгән тамашасы оештырылды. Спектакль Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иде, шуңа күрә бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән танышу да чараның бурычларына керде.
27 апрельдә Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Менделеевск штабы вәкилләре чара оештырдылар һәм үткәрделәр.
Сәламәтлекне саклауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле эш формалары кулланыла. Шулай итеп, социаль хезмәтләр алучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр һәм дәресләр үткәрелә.
Татарстанда 5-30 май көннәрендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» региональ чемпионаты узачак. Анда 1 233 конкурсант катнашачак, бу узган ел белән чагыштырганда 400 кешегә күбрәк. Бу хакта ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
27 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен мастер-класс узды. Аларны җептән эшләнмәләр ясарга өйрәттеләр, бу исә кулларның вак моторикасын үстерә.
26 апрельдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы тарафыннан Чернобыль АЭСында авариянең 37 еллыгына багышланган истәлекле чара үткәрелде.
26 апрельдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан акция үткәрделәр.