Социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсына йомгак ясалды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее базасында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы узды. Конкурсны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә оештырды.

Жюри әгъзалары бертавыштан һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне һәм призерларны сайладылар.

«7–12 яшьлек иң яхшы шигырь укучы» номинациясе:

1 урын –Каролина Королева, Питрәч районы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

2 урын – Егор Гайсин, Менделеевск районы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – Ангелина Меркурьева, Аксубай районы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – Ангелина Овчинникова, Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

«13–17 яшьлек иң яхшы шигырь укучы» номинациясе:

1 урын – Тимур Турсунов, Аксубай районы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

1 урын – Марта Сидорова, Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

2 урын – Данияр Габетдинов, Бөгелмә районы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

2 урын – Дарья Трифонова, Баулы районы «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – Эвелина Шәйхиева, Менделеевск районы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

Җиңүчеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Милли музее һәм «Аталар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы дипломнары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Шулай ук балалар өчен конкурс кысаларында музей хезмәткәрләре тарафыннан иммерсив экскурсия һәм «Бәхет тюльпаны» мастер-классы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International