Алабуга интернат-йортында өлкәннәрне сәламәтләндерү белән шөгыльләнәләр

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Сәламәтлекне саклауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле эш формалары кулланыла. Шулай итеп, социаль хезмәтләр алучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр һәм дәресләр үткәрелә.

Шушы көннәрдә интернат-йортта яшәүчеләр «Сулыш гимнастикасы ярдәмендә салкын тиюне кисәтү» онлайн-дәресендә катнаштылар. Чараны Вертеброневрология һәм мануаль медицина институты хезмәткәре (Владивосток шәһәре) Светлана Воробьева үткәрде.

Шулай ук учреждениедә шәхси әңгәмәләр, эрготерапия дәресләре, сенсор бүлмәсендә ял итү сеанслары уза, өлкәннәр һәм инвалидлар даими рәвештә саф һавада йөриләр. Күнегүләр гади, арзан, эффектив һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International