Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Шүрәле» театральләштерелгән тамашасы оештырылды. Спектакль Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иде, шуңа күрә бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән танышу да чараның бурычларына керде.
«Габдулла Тукай китаплары матурлыкка, игелеккә өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди. Балалар да үз тарихларын белерләр, туган телләрен яратырлар, үз халкының лаеклы уллары һәм кызлары булып үсәрләр дип өметләнәбез», – дип уртаклашты үзәк тәрбиячеләре.