27 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен мастер-класс узды. Аларны җептән эшләнмәләр ясарга өйрәттеләр, бу исә кулларның вак моторикасын үстерә.
Белгеч катнашучыларны бу материалның өстенлекләре белән таныштырды, җепләр бәйләү өчен генә кулланылмый, ә сарыф ителмәгән җеп йомгакларыннан яңа уникаль әйберләр ясарга мөмкин, дип сөйләде. Аннары мастер-класста катнашучылар җепләрдән чеби ясадылар.
Чарада дүрт кеше катнашты. Алар билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр нерв системасына уңай тәэсир итә, яхшы кәеф чыганагы булып тора.