27 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында мускул тонусын нормальләштерергә һәм сәламәтлекне яхшыртырга ярдәм итүче су-джок массажерлары белән танышу максатыннан «Мавыктыргыч гимнастика» мастер-классы узды.
Мастер-класс барышында социаль хезмәт алучылар бу дәвалау ысулының тарихы турында белделәр. Һәр кешенең кулларында һәм аякларында барлык органнар һәм системаларның эше өчен җаваплы нокталар бар. Бу нокталарга махсус энәләр белән тәэсир итеп, сәламәтлекне яхшыртырга мөмкин. Бу ысул һәркем өчен үтемле, аны өй шартларында кулланырга мөмкин.
Социаль хезмәтләр алучылар су-джок массажерларын куллануда практик тәҗрибә алдылар. Мастер-класста алты кеше катнашты.