Минзәләдә кечкенә социаль хезмәтләр алучылар өчен мәчеттә дәрес үткәрделәр

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Апрель аенда Минзәләдә җирле мөселман дини оешмасы базасында 10–13 яшьлек социаль хезмәт алучылар өчен дәрес уздырылды. «Грани моего Я» программасын гамәлгә ашыру кысаларында чараны халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ольга Газетдинова һәм имам-хатыйб Рәмзил Садыйков оештырды һәм үткәрде.

Дәрес барышында Рәмзил Рәсим улы балаларны мәчет төзелеше, исламның үзенчәлекләре һәм традицияләре белән таныштырды, аларның олылар һәм балалар белән нинди эш алып барулары турында сөйләде. Сыйныф бүлмәсендә балаларга мәчетне кош очышы биеклегеннән күрсәтүче ролик күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International