«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләргә волонтерлар матур бәйрәм бүләк иттеләр

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрельдә Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Менделеевск штабы вәкилләре чара оештырдылар һәм үткәрделәр. Алар балалар өчен кызыклы викторина әзерләгәннәр иде, анда һәркем үз белемнәрен тикшерә алды. Аннары кунаклар килүләренең төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хатлар язу турында сөйләде. Һәр тәрбияләнүче үз хатын язды.

Волонтерларның визиты дәртле бию флешмобы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International