26 апрельдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан акция үткәрделәр.
«Мин татарча сөләйшәм!» акциясенең максатлары – халыкны татар телендә аралашуга җәлеп итү, туган телгә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.
Акцияне оештыручылар үтеп баручыларга листовкалар тараттылар, аларны татар телендә сөйләшүгә җәлеп итәләр. Өлкәннәр һәм балалар Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыреннән өзекләрне яттан укыдылар.