26 апрельдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы тарафыннан Чернобыль АЭСында авариянең 37 еллыгына багышланган истәлекле чара үткәрелде.
Балалар бу коточкыч авария, һәлакәтнең куркыныч фактлары һәм аның дөньядагы экологик һәм демографик хәлгә йогынтысы турында тыңладылар, шулай ук бу авария нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең батырлыгы турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Чара радиация һәлакәтләре корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды.