Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары «Мин үз илем белән горурланам» дигән рәсем конкурсында катнаштылар.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класс узды.
Санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна–2023» республика акциясе кысаларында Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өмә оештырылды. Чараның максаты – хезмәткәрләрне һәм тәрбияләнүчеләрне табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларны Җиңү көне белән башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Михаил Шеронов котлады.
Балигъ булмаганнар арасында һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә драма театры җитәкчелеге «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылары өчен театрның сәхнә артына экскурсия оештырды.
«Кешеләр. Вакыйгалар. Хәтер…» проекты кысаларында чираттагы очрашу Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү көне алдыннан узды. Аны «көмеш» яшьтәге волонтер, шәһәр ветераннар советы әгъзасы Фрида Шакирова үткәрде. Аңа 9 нчы урта мәктәп укучылары ярдәм итте.
Яр Чаллы шәһәрендәге «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Кызыл кәнәфер чәчәге» акциясендә катнаштылар. Аны «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Буыннар истәлеге» хәйрия фонды үткәрә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннарга Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы, Чистай үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре профсоюз оешмасы исеменнән открыткалар һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
2 майда Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы булды. Көн тәртибенә «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы аша балигъ булмаганнар арасында караусызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан килгән гаиләләрдәге иминсезлек турында өч сигнал картасын карау кертелде. Шулай ук башлангыч һәм йомгаклау этапларында шәхси тернәкләндерү программасы кысаларында өч гаилә белән ведомствоара эш нәтиҗәләрен карадылар.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тематик чаралар циклын уздыру планлаштырыла. Бүген социаль хезмәтләр алучыларның соравы буенча учреждение хезмәткәрләре иң яраткан нәфис фильмнарның берсен күрсәттеләр.