«Кешеләр. Вакыйгалар. Хәтер…» проекты кысаларында чираттагы очрашу Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү көне алдыннан узды. Аны «көмеш» яшьтәге волонтер, шәһәр ветераннар советы әгъзасы Фрида Шакирова үткәрде. Аңа 9 нчы урта мәктәп укучылары ярдәм итте.
Чара барышында яшь геройларны, өлкәннәр белән беррәттән Ватанны саклаган яшүсмерләрне искә алдылар. Шәкертләр сугыштан үткән бабалары турында сөйләделәр, К. Симоновның «Көт мине» шигырен укыдылар. Фрида Шакирова кечкенә тематик викторина үткәрде. Аның иң актив катнашучылары открыткалар алдылар. Ахырда интернат-йортта яшәүчеләргә «Сугыш балалары» фильмы күрсәтелде.