ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар «КАМАЗ» футбол клубында кунакта булдылар. Очрашу клубның башкарма директоры Андрей Федоров, пресс-атташе Фидаил Ганиев һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Артем Закировның ярдәмчеллеге аркасында мөмкин булды.

Җиңү көне алдыннан Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары НЭля Бикеева һәм районның социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрендә булдылар.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Беренче май бәйрәм концерты узды. Социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр алдында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, бөтенроссия конкурслары лауреаты Фәнис Галиуллин чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, ул интернат-йортка инде икенче тапкыр килә.

Карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау чаралары кысаларында, шулай ук янгыннарны кисәтү максатларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлекчәләре вәкилләре белән берлектә 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны карап чыгалар.

Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле «Үз-үзең булып калу» технологиясен эшкә кертә башладылар. Ул кешенең актив тормышын озайтуга, югалтылган сәламәтлекне саклауга һәм торгызуга ярдәм итә.

Социаль хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлегеннән аермыйча һөнәри өйрәтү максатларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» технологиясе эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.


28
апрель, 2023 ел
җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары өчен беренче майга багышланган спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Махиянова «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәтләрен алучылар белән мәгълүмати очрашу үткәрде.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, тормыш сыйфатын яхшырту, өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомерлелек чорын арттыру максатыннан, Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гарденотерапия» технологиясе кулланыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International