«Ышаныч» үзәге «Кызыл кәнәфер чәчәге» акциясенә кушылды

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәрендәге «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Кызыл кәнәфер чәчәге» акциясендә катнаштылар. Аны «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Буыннар истәлеге» хәйрия фонды үткәрә.

Социаль тармак белгечләре волонтерлардан кызыл кәнәфер чәчәге формасындагы стильләштерелгән значоклар сатып алдылар. Значоклардан кергән акчалар ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International