2 майда Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы булды. Көн тәртибенә «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы аша балигъ булмаганнар арасында караусызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан килгән гаиләләрдәге иминсезлек турында өч сигнал картасын карау кертелде. Шулай ук башлангыч һәм йомгаклау этапларында шәхси тернәкләндерү программасы кысаларында өч гаилә белән ведомствоара эш нәтиҗәләрен карадылар.
Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Мәсәлән, бер гаиләне ведомствоара исәпкә куярга киңәш ителде, тагын берсен тернәкләндерүнең соңгы этабына күчерделәр. Бер гаилә буенча уңай нәтиҗә белән бәйле рәвештә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә ведомствоара исәптән төшерү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә карар ителде. Контрольне гамәлгә ашыру максатыннан бер гаиләне тернәкләндерүнең соңгы этабын озайтырга карар ителде. Шулай ук ике гаилә компетенция чикләрендә эш алып бару өчен ведомство контроленә куелды.