«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыручы технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.
Чираттагы төркемле дәрестә социаль эш буенча белгеч социаль хезмәткәрләрне аз хәрәкәтләнүче кешене караватта күчерү техникасы һәм хәрәкәт иткәндә ярдәм күрсәтү техникасы белән таныштырды. Социаль хезмәткәрләр хроник авыруларның барлыкка килү һәм үсеш куркынычын кисәтү өчен профилактик чаралар турында белемнәр алдылар.