Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, «Үзгәрешләр җәе» җәйге ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече тарафыннан «Ромашка аланы» спорт чарасы үткәрелде. Дәреснең максатлары – аралашу күнекмәләрен формалаштыру, гаилә әгъзаларына карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләү.
Каникул вакытында баланы куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим. Балаларда урамда аңлы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру максатыннан Алексеевск муниципаль районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Чистай бүлеге белән берлектә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре белән чара үткәрделәр.
4 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Минхаят Якупова үзенең юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәненә 100 яшь тулды.
4 июльдә Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре белән «Җәяүлеләр әлифбасы» дип аталган чара уздырылды.
Шушы көннәрдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Кинопланета» кинотеатры хезмәткәрләре белән берлектә «Үзгәрешләр җәе» җәйге ял мәйданчыгы кысаларында Юрт авыл клубы базасында мультфильм күрсәтү оештырдылар.
1 июльдә Россиядә истәлекле дата – Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча ветераннарны искә алалар, һәйкәлләргә чәчәкләр салалар, патриотик чаралар оештырыла.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Серго исемендәге җитештерү берләшмәсе» АҖнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән киңәшмә узды. Хәзерге вакытта предприятие кадрлар ачлыгын кичерә, ә заказны зур күләмдә үтәргә кирәк.
3 июльдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре Сабантуй үткәрделәр. Бәйрәмдә төрле милләт җырлары һәм көйләре яңгырады.
«Интернетка рәхмәт – 2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсы старт алды.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде. Чара вак моториканы яхшыртуга, декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән иде.