3 июльдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре Сабантуй үткәрделәр. Бәйрәмдә төрле милләт җырлары һәм көйләре яңгырады. Интернат-йортта яшәүчеләрнең барысы да халыклар дуслыгы һәм бердәмлек атмосферасына чумды. Алар конкурсларда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, ә тамашачылар аларга көчле алкышлар белән көч биреп торды.
Чара ахырында барысы да татлы бүләкләр алды.