«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә рәсем сәнгате буенча мастер-класс узды

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде. Чара вак моториканы яхшыртуга, декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Эш барышында үзәк белгече гуашь белән башкарылган әзер эшләрне күрсәтте. Чарада катнашучылар бу техникада эш эзлеклелеге, кәгазьдә буяу белән рәсем ясау ысуллары турында белделәр. Социаль хезмәтләр алучылар мондый эшнең зур рәхәтлек һәм шатлык китерүен билгеләп үттеләр.

Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International