1 июльдә Россиядә истәлекле дата – Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча ветераннарны искә алалар, һәйкәлләргә чәчәкләр салалар, патриотик чаралар оештырыла.
3 июльдә Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Әлфинә Фәхриева тематик киноочерк карау оештырды. Шулай ук балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар музейга бардылар, анда Әфганстанда интернациональ бурыч үтәгән, Чечен кампаниясен узган, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларының фотоларын карадылар.