Өлкән яшьтәге татарстанлыларны «Интернетка рәхмәт – 2023» конкурсында катнашырга чакыралар

2023 елның 4 июле, сишәмбе

«Интернетка рәхмәт – 2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсы старт алды.

Конкурста катнашу өчен компьютерда һәм Интернетта эшләргә үзләре өйрәнгән һәм махсус курсларны тәмамлаган пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар (50+) чакырыла.

Конкурс номинацияләре:

- gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибәм;

- Минем интернет-казанышларым;

- Интернет-эшмәкәр;

- Минем иҗтимагый интернет-инициативам;

- Мин – Интернет – Йолдыз;

- Укытучыма рәхмәт.

Конкурс эшләре 2023 елның 23 октябренә кадәр кабул ителә, ә нәтиҗәләрне 2023 елның ноябрь–декабрендә ясау планлаштырыла.

Конкурста катнашу өчен «Интернет әлифбасы» сайтында гариза бирергә кирәк (https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka/index.php).

Конкурс 2015 елдан бирле үткәрелә. 8 ел эчендә анда Россиянең 79 төбәгеннән 29 меңнән артык пенсионер катнашкан. 200дән артык катнашучы конкурста җиңүче һәм призер дип танылган.

Барлык эшләр https://azbukainterneta.ru/ сайтында урнаштырылган. Аларның иң яхшылары «Интернетка рәхмәт» Дзен-каналында басыла (https://dzen.ru/spasibointernetu).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International