Эшче кулларны кайдан табарга: ПОЗИС кадрлар эзли

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Серго исемендәге җитештерү берләшмәсе» АҖнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән киңәшмә узды. Хәзерге вакытта предприятие кадрлар ачлыгын кичерә, ә заказны зур күләмдә үтәргә кирәк.

Заводның кадрлар белән эшләүче белгечләре дәгъвачыларны Татарстан территориясендә генә түгел, күрше төбәкләрдә – Марий Эл, Чувашия, Ульяновск өлкәсендә дә эзлиләр. Предприятиедә соңгы айларда төп вакантлы һөнәрләр буенча хезмәт хакы шактый индексацияләнгән.

ПОЗИС – төрле дәрәҗәдәге вакансияләр ярминкәләрендә даими катнашучы. Үз хезмәткәрләренең кызыксынуы өчен компания тулы социаль пакет, шулай ук эш чорына армиядә хезмәт итүне кичектерүне гарантияли, эшче һөнәрләренә бушлай укыту алып барыла һ. б.

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре предприятие белән берлектә февраль аенда предприятиенең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итүне оештыру буенча чаралар планын эшләделәр. Мәшгульлек үзәгенең кадрлар консультантлары Россиянең ерак төбәкләреннән дәгъвачыларны эзләүдә ярдәм күрсәтәләр, булган вакансияләр һәм эш шартлары турында даими мәгълүмат бирәләр.

Очрашу нәтиҗәләре буенча илнең башка төбәкләреннән эшчеләрне сайлап алуны дәвам итәргә, җитештерүнең кимүе һәм эшче көчнең азат ителүе күзәтелә торган предприятиеләр хезмәткәрләрен хәбәрдар тотарга, шулай ук кирәкле һөнәрләргә яңадан укыту мөмкинлекләре турында сөйләргә карар кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International