Каникул вакытында баланы куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим. Балаларда урамда аңлы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру максатыннан Алексеевск муниципаль районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Чистай бүлеге белән берлектә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре белән чара үткәрделәр.
Балалар викторинада катнаштылар, логик табышмакларны чиштеләр, вакытка юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына рәсемнәр җыйдылар.
Кызыклы һәм файдалы чара өчен рәхмәт йөзеннән балалар оештыручыларга үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.