Шушы көннәрдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Кинопланета» кинотеатры хезмәткәрләре белән берлектә «Үзгәрешләр җәе» җәйге ял мәйданчыгы кысаларында Юрт авыл клубы базасында мультфильм күрсәтү оештырдылар.
Очрашу башында балалар өчен «Әкият героен ата» викторинасы үткәрелде. Аннары балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар кеше сыйфатларына ия булган төрле хайваннар яшәгән дөнья турында «Зур сәяхәт» мультфильмын карадылар.
Тамашадан соң балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Барлык катнашучылар да яхшы кәеф алдылар.