«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

4 июльдә Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре белән «Җәяүлеләр әлифбасы» дип аталган чара уздырылды.

Балалар юл аша чыгу кагыйдәләрен искә төшерделәр, «Мин җәяүле» викторинасы вакытында юл билгеләренең мәгънәләрен кабатладылар һәм ни өчен билгеләрнең төсе һәм формасы буенча төрле булуын белделәр. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр зур кызыксыну белән юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр.

Чара «Юл аша чык» уены белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International