Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, «Үзгәрешләр җәе» җәйге ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече тарафыннан «Ромашка аланы» спорт чарасы үткәрелде. Дәреснең максатлары – аралашу күнекмәләрен формалаштыру, гаилә әгъзаларына карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес башында балигъ булмаган балалар белән гаилә турында белемнәрне тирәнәйтү максатыннан викторина үткәрелде. Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен төрле эстафеталар үткәрелде.
Чарада сигез балигъ булмаган бала катнашты. Алар барысы да татлы бүләкләр алдылар.