4 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Минхаят Якупова үзенең юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәненә 100 яшь тулды.
Юбилярны истәлекле датасы белән комплекслы үзәк директоры Константин Хорольский, Комсомол районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Зөлфия Орлушина һәм социаль хезмәткәр Зөлфия Нургалиева котларга килделәр. Алар әбигә ныклы сәламәтлек, якыннары һәм туганнарының кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яшәргә теләделәр.
Минхаят Якупова беркайчан да кияүдә булмаган, ана булу шатлыгын тоймаган, әмма ул һәрвакыт үзенең туганнары, икетуган апалары игътибары һәм кайгыртуы белән әйләндереп алынган, алар аның турында зур җылылык һәм мәхәббәт белән сөйлиләр.
Үзенең туган көнендә Минхаят Якупова социаль хезмәткәренә кайгыртуы һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде.