Татарстан нефтенең 60 еллыгы паркында ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус оештырыла торган кече Сабантуй узды.
Иске эштән китмичә дә яңа эш табарга мөмкин. Моның өчен эш урыннары ярминкәсенә бару җитә. Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шулай дип уйлыйлар.
Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең танып белү-тикшеренү сәләтләрен һәм интеллектуаль-иҗади потенциалларын үстерү максатыннан «Легоконструирование» түгәрәгендә дәрес үткәрделәр.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән акчаларны дистанцион урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән аңлату эшләре алып баралар.
Чәчәк үстерү һәм яшелләндерү – «Гарденотерапия» технологиясе кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән эшләү ысулларының берсе. Программа өлкән яшьтәге гражданнарны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик яктан үстерүгә, тормышка уңай мөнәсәбәт һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә теләк формалаштыруга юнәлдерелгән.
14 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова балигъ булмаганнар өчен «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» спектаклен күрсәтүне оештырды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Сабын ясау остаханәсе» дигән чара уздырылды. Ул иҗади күзаллауны үстерүгә, декоратив-гамәли иҗатка кызыксынуны арттыруга һәм яңа күнекмәләр алуга юнәлдерелгән.
«Хәрәкәт энергиясе» физкультура-сәламәтләндерү түгәрәгенең «Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре футбол буенча турнир үткәрделәр.
Яшьләргә, яшьләр белән эшләү буенча яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан 2023 елда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен яшьләр торак конкурсы үткәрелә. Конкурсны оештыручы – «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Шушы көннәрдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» социаль приютында педагоглар Вера Нетребина һәм Энҗе Хәсәншина шәфкать туташы Ираида Доровских белән берлектә «Беренче ярдәм күрсәтү» дигән практик дәрес-тренинг үткәрделәр.