Чәчәк үстерү һәм яшелләндерү – «Гарденотерапия» технологиясе кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән эшләү ысулларының берсе. Программа өлкән яшьтәге гражданнарны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик яктан үстерүгә, тормышка уңай мөнәсәбәт һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә теләк формалаштыруга юнәлдерелгән.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, тормыш сыйфатын яхшырту, өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомерлелек чорын арттыру максатыннан, Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән программа буенча дәресләр үткәрелә. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән бергә чәчәкләр үстерәләр, чәчәк үстерүнең яңалыклары белән танышалар.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, технологияне куллану яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Олы яшьтәге кешеләр үсемлекләр үстерергә һәм аларны карарга яраталар. Эшне башкару белән бәйле аерым кәеф аларны тынычландыра һәм психоэмоциональ халәтне яхшырта,аларда тормышка кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт арта, физик активлык барлыкка килә. Күпчелек кеше өчен чәчәкләр һәм үсемлекләр үстерү хоббига әйләнә.