Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Сабын ясау остаханәсе» дигән чара уздырылды. Ул иҗади күзаллауны үстерүгә, декоратив-гамәли иҗатка кызыксынуны арттыруга һәм яңа күнекмәләр алуга юнәлдерелгән.
Чара башында белгеч сабын ясау тарихы турында сөйләде. Аннары социаль хезмәт алучылар белгеч җитәкчелегендә сабын ясадылар.
Чарада биш кеше катнашты.