«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр лего җыю белән шөгыльләнәләр

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең танып белү-тикшеренү сәләтләрен һәм интеллектуаль-иҗади потенциалларын үстерү максатыннан «Легоконструирование» түгәрәгендә дәрес үткәрделәр.

Дәрес башында балалар яфраклы агачларның күптөрлелеге турында белемнәрен киңәйттеләр һәм гомумиләштерделәр, аларның тышкы билгеләрен һәм характерлы үзенчәлекләрен санап чыктылар. Аннары тәрбияче Виктор Лифанов балаларга әзер «Яфраклы агач» моделен игътибар белән карарга, аны җыю ысулларын сөйләргә тәкъдим итте. Һәр этапны җентекләп тикшергәннән соң, тәрбияләнүчеләр тәрбияче контроле астында тәкъдим ителгән модельне үзләре җыйдылар, төс һәм форма буенча кирәкле детальләрне сайладылар. Авырлыклар туганда, алар бер-берсенә киңәшләр биреп, куелган бурычны үтәү өчен ярдәм иттеләр.

Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр әзер эшләрне «Яфраклы урман» гомуми композициясенә берләштерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International