«Тәтеш балкышы» үзәге гражданнар белән аңлату эшләре алып бара

2023 елның 18 июле, сишәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән акчаларны дистанцион урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән аңлату эшләре алып баралар.

Ата-аналарга һәм 14 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаганнарга мәгълүмат бирү барышында белгечләр телефон һәм онлайн-мошенниклардан ничек сакланырга, телефоннарны вируслардан ничек сакларга, картадан акча урлаган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйлиләр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларга Россия Банкы тарафыннан эшләнгән белешмәләр таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International