Татарстан нефтенең 60 еллыгы паркында ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус оештырыла торган кече Сабантуй узды.
Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова, «Татнефть» хәйрия фонды җитәкчесе Эльмира Газизова һәм район социаль яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Гәрәев сәламләде.
Сабантуйда катнашучыларга төрле ярышлар, спорт-күңел ачу уеннары, иҗади мастер-класслар тәкъдим ителде. Шулай ук бәйрәм кунакларын бәйрәм концерты белән сөендерделәр.
«Бирлик» Әзербайҗан диаспорасы һәркем өчен тәмле плов әзерләгән иде.