14 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова балигъ булмаганнар өчен «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» спектаклен күрсәтүне оештырды.
Спектакль телефоннарга, планшетларга бәйлелекне профилактикалауга, иҗади яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән. Балалар китап уку, иҗатка вакыт багышлау никадәр мөһим икәнен аңладылар.
Искәртеп узабыз, «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» спектакле ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән күрсәтелде.