Яшьләргә, яшьләр белән эшләү буенча яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан 2023 елда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен яшьләр торак конкурсы үткәрелә. Конкурсны оештыручы – «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген алып баручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (шул исәптән әле никахта булмаган), торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ Россия гражданнары катнаша ала.
Мөрәҗәгать итүченең ТР яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары булырга тиеш.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак сатып алу мөмкинлеге ала.
Гаризалар кабул итү 2023 елның 31 августында тәмамлана.
Катнашу шартлары, сайлап алу критерийлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак монда: https://vk.com/video-71695567_456240170.