Шушы көннәрдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» социаль приютында педагоглар Вера Нетребина һәм Энҗе Хәсәншина шәфкать туташы Ираида Доровских белән берлектә «Беренче ярдәм күрсәтү» дигән практик дәрес-тренинг үткәрделәр.
Балаларга электр тогы белән зарарланганда, янгыннар, җәрәхәтләр һәм кан китүләр, баш, аяк-кул җәрәхәтләре, кинәт аңны югалту вакытында беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеге турында сөйләделәр. Аннары балалар яраны дөрес эшкәртергә, шина куярга өйрәнделәр. Шулай ук алар үзләре беренче ярдәм күрсәтергә тырыштылар.