«Хәрәкәт энергиясе» физкультура-сәламәтләндерү түгәрәгенең «Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре футбол буенча турнир үткәрделәр.
Чара башында балигъ булмаганнарны футболның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар һәм уен кагыйдәләре турында сөйләделәр. Спортчыларны ун минутлык ике тайм көтте. Балаларны ике командага бүлделәр, капитаннарны һәм капкачыларны билгеләделәр. Балалар бик теләп туп куды. Уен кагыйдәләрен үтәүне гаилә белән эшләү буенча белгеч күзәтеп торды.
Спорт шөгыльле Юрт авыл җирлегенең социаль участогында оештырылды. Турнирда 20 балигъ булмаган бала катнашты.