Эш урыннары ярминкәсе – тормышны үзгәртү мөмкинлеге

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Иске эштән китмичә дә яңа эш табарга мөмкин. Моның өчен эш урыннары ярминкәсенә бару җитә. Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шулай дип уйлыйлар.

23 июньдә Яшел Үзәндә шәһәр һәм районның 26 предприятиесе катнашында вакансияләр ярминкәсе узды. Чара турында социаль челтәрләрдән Кирилл Фадеев та белгән була. Катнашучы эш бирүчеләр исемлегеннән ул шунда ук «ПКФ «Полюс» ҖЧҖ аерып ала: «Мин бу предприятиенең уңышлы үсеш алуын белә идем. Анда эшләүче кешеләр җитәкчелекнең хезмәткәрләргә мөнәсәбәте һәм хезмәт хакы белән канәгать. Фирмага нинди белгечләр кирәклеген белгәч, мин эшемне үзгәртергә булдым. Бу өйгә дә якынрак».

Вакансияләр ярминкәсеннән соң Кирилл Фадеев «ПКФ «Полюс» ҖЧҖ кадрлар бүлегенә килә, әңгәмә уза һәм штампчы булып урнаша. Коллективка тиз кушыла, эш шартларыннан канәгать. Эш күп, шуңа күрә ир-ат эшкә урнашырга дусларын да чакыра.

Бу вакытта Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге 8 августта узачак киләсе вакансияләр ярминкәсенә әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International