Җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның файдалы ялын оештыру максатыннан 25 июльдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен типографиягә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырылды.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Арт-фантазия» түгәрәге кысаларында Наталья Щербакова традицион булмаган рәсем ясау техникасында дәрес үткәрде.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-ана булуга әзерлек, әниләрнең яңа туган балалардан баш тартуын кисәтү, туулар санын арттыру буенча «Гнездышко» гаилә институтын ныгыту буенча яшьләр белән мәгърифәтчелек эше программасы гамәлгә ашырыла.
25 июльдә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә «Борынгы әйберләр тарихы» дип аталган виртуаль экскурсиядә булдылар. Чарада катнашучылар авылның үткәндәге көнкүреше һәм традицияләре белән таныштылар.
Яшел Үзән муниципаль районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яхшылык букчасы» акциясе үткәрелә, аның максаты – үзәктә тернәкләнүче күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар һәм белгечләр табиб-невролог Ирина Холгова белән очраштылар. Чара «Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә уен терапиясе ярдәмендә өлкән яшьтәге һәм инвалид булган аз хәрәкәтчән гражданнарның ялын оештыру һәм аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
21 июльдә «Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Минзәлә шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә экскурсия оештырдылар.
Иҗади конкурс социаль хезмәтләр алучыларны актив эшчәнлеккә һәм аралашуга этәрергә, аларның иҗади потенциалын үстерергә һәм ачарга, шулай ук иҗади коллектив җитәкчеләренең һөнәри осталыгын арттырырга гына түгел, ә аларның тәҗрибәсен дә таратырга тиеш.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Светофор» дип аталган яшүсмерләрнең девиант тәртибен төзәтү һәм психологик тикшеренү программасын тормышка ашыру кысаларында агрессивлыкны профилактикалау буенча дәрес үткәрде.