Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар һәм белгечләр табиб-невролог Ирина Холгова белән очраштылар. Чара «Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Ирина Владимировна балалар церебраль параличы, авыруның этиологиясе турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Чараны оештыручылар һәм катнашучылар мондый очрашулар тернәкләндерү үзәгендә яхшы традициягә әверелер һәм еш үткәрелер дип өметләнәләр.