Халыкара инклюзив иҗади уеннар – Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле иҗади фестивальләрдә җиңүчеләр булган инвалидлар һәм инклюзив иҗади коллективлар арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары казанышлар өлкәсендә ярышлар.
27 июльдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган чаралар уздырылды.
Кичә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар җирле пенсионерлар иҗтимагый оешмасының «көмеш» волонтерлары белән берлектә сәламәтләндерү дәресе үткәрделәр.
26 июльдә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена чакырдылар.
26 июльдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада шәһәрнең җиде оешмасы катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта Иҗтимагый совет әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 32 673 берәмлек тәшкил итә.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан халыклары уеннары» дигән ял чарасы булып узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен онлайн сервислар» дигән чара уздырылды. Ул гражданнарның компьютер грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова хезмәттәшләре белән бергә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә узган «PRO Социум» белем бирү программасы буенча укуларын тәмамладылар.